Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

«Җиңү нуры»

8- май көнне Әтәс авыл китапханәсе мәдәният  хезмәткәрләре белән бергә «Җиңү нуры» дигән митинг үткәрделәр. Митингта  башта   җитәкчеләр  бәйрәм белән котладылар. Митинг сценарий   нигезендә  алып барылды. Бигрәк тә ветераннар  сөйләгәндә барлык кешеләр дә күз  яшьләре аша  тыңладылар,  Балалар  ветераннарны  котлап  шигырь.  җыр  башкардылар.  Чәчәкләр бирделәр. Митингта  өлкәннәр   балаларга бәхетле балачак ,сугышлар булмавын  теләделәр.