Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

"Мәрхәмәтле безнең әниләр"

8-март көнне Әтәс авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Бикчәнтәй авыл клубында күчмә китапханәсендә "Мәрхәмәтле безнең әниләр" дигән кичә  үткәрде. Кичәдә   ханымнарны,апаларны  бәйрәм  белән  котлау җыр,  шигырь  аша  башкарылды. Апалар бу көнне яшьлекләренә кайткан кебек булдылар. Алар  яшьлек  җырларын  бергәләп башкардылар. Китапханәче хатын-кызлар турында китапларга күзәтү үткәрде. Соңыннан кичә чәй табыны артында дәвам итте.