«Туган телем- иркә гөлем»
21-февраль көнне Әтәс авыл китапханәсе халыкара туган тел көне уңаеннан балалар белән «Туган телем- иркә гөлем» дигән кычкырып уку үткәрде. Балалар Г.Тукай, Ш.Маннур, Р.Миңнуллин һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар. Китапханәче туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштырды. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.