Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

«Ленинград блокадасы- тарихның онытылмас бер бите»

27-гыйнварь көнне Әтәс авыл китапханәсе яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан «Ленинград блокадасы- тарихның онытылмас бер бите» дигән батырлык сәгате үткәрде. Балаларга  Ленинград блокадасының камалыштан  чыгуының  илебезгә ничек    әһәмиятле булганлыгын сөйләдек,  китаплардан  өзекләр  укыдык, илебезнең, Ватаныбызның  якыннарыбызның  кадерен  белергә  кирәклеген  төшендердек.