"Йәгез, бер дога "
13-гыйнвар көнне Әтәс авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Йәгез, бер дога" дигән кичә үткәрде. Кичәнең беренче өлешендә мобилизацияләнгән ир-егетләрнең әниләре белән очрашу, аерым сценарий белән алып барылды. Кичә җыр,шигырь белән үрелеп барды. Кичәнең икенче бүлегендә илебезгә-көнебезгә , махсус операциядәгеләрнең исән -имин кайтуларын теләп догалар кылынды. Кичәдә кызлар катнашучыларның күңеленә хуш килердәй җырлар башкардылар. Китапханәче кичәне шигырь юллары белән үрелдереп алып барды."Йәгез бер дога кылыйк "дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.