"Илдар Юзеевны укыйбыз "
4-гыйнвар көнне Әтәс авыл китапханәсе югары сыйныф укучылары белән шагыйрь,драматург Илдар Юзеевның туына 90 ел тулу уңаеннан "Илдар Юзеевны укыйбыз " дигән кычкырып уку үткәрде. Китапханәче И.Юзеевның тормышы, иҗаты белән таныштырды Балалар шагыйрьнең яраткан шигырьләрен кычкырып укыдылар. Соңыннан аның әсәрләренә күзәтү үткәрелде.