Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

"Россия дуслык,татулык иле"

Әтәс авыл китапханәсе 2-ноябрь көнне  балалар белән халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Россия дуслык,татулык  иле" дигән информация сәгате үткәрдек.Балаларга бу көн  ни өчен бәйрәм ителгәне, илләр дус,тату булганда гына  җиһанда тынычлык хаким итүен, балаларның да бәхетле яшәүләрен аңлаттык. Россия Гимнын балалар белән башкардык.  Балаларга  "Без бөтендөнья балалары" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Ике командага бүленеп викторина сорауларына җаваплар таптык. Каникулыбызның бер көне тагын китап белән үтте!