Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

"Китапларда-кеше язмышлары"

25-октябрь көнне Әтәс авыл китапханәсе Бикчәнтәй авылы күчмә китапханәсендә "Китапларда-кеше язмышлары" дигән әдәби очрашу үткәрде. Очрашуда якташыбыз М. Разов  иҗаты киң яктыртылды. Аның шигырьләрен китап укучылар яратып укыдылар,җырларын башкардылар. Шулай  ук соңгы вакытта кайткан яңа китапларга күзәтүләр ясалды. Очрашудагыларга якташларыбыз  З.Зәкиева, Ә.Гимазоваларның да шигырьләре укылды. Очрашудагылар бу  чарадан  бик канәгать калдылар.