Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

"Гомер көзләре нурлы булсын"

 7-октябрь көнне  авыл китапханәсе җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре белән  бергәлектә  өлкәннәр өчен "Гомер көзләре нурлы булсын"дигән  хөрмәтләү кичәсе үткәрде. Өлкәннәребез китаплар белән дә танышты, күңелгә үтеп керерлек матур җырлар, шигырьләр дә тыңлады, чәй табыны артында хатирәләр яңартты.Китапханәче "Чорлар аша "Сөембикә" дәшә"дигән күргәзмәгә зурлап күзәтү ясады.   Җырлы-моңлы,шигырьле  чыгышларны тыңлап  һәркем хозурланды.