авыл бәйрәме «И туган ягым»
15- август көнне Әтәс авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән күчмә китапханә урнашкан Бикчәнтәй авылында авыл бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмнең бер әлешендә өлкәннәрне һәм балаларны яңа китап-журналлар белән таныштырдык.Балалар арасында «Китап укыр чак » девизы астында кычкырып уку үткәрдек.Иң шома һәм сәнгатьле укучыга бүләкләр бирдек. Бәйрәмдә катнашучылар белән төрле милли уеннар уйнадык, Бикчәнтәйнең музеенда булдык.