Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

Бәрэат кичәсе

17-март көнне Әтәс авыл китапханәсе җирлекнең ак әбиләре белән Бәрәат кичәсе үткәрде. Кичәдә абыстайларыбыз Бәрэат кичәсе турында сөйләделәр. Сорауларга җаваплар бирделәр. Китапханәче "Безнең мирас"журналларына күзәтү ясады,шагыйрә Л.Шагыйрьҗанның "Ак калфак"шигырен сөйләде. Бу шигырь балаларны, оныкларны иманлы, тәүфыйклы итеп үстерүгә, тәрбияләүгә чакыру кебек яңгырады. Кичә азагында  ак әбиләребебез тарафыннан илгә-көнгә иминлек,тынычлык сорап  дога укылды.