Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

« Шигърият күгендә-шагыйрәләребез иҗаты » тематик кичә.

3-март көнне  Әтәс  авыл китапханәсе   язучылар  көне   һәм  якынлашып  килүче  яз  бәйрәме  уңаеннан « Шигърият күгендә-шагыйрәләребез иҗаты » дигән тематик  кичә  үткәрде.  Кичә шагыйрәләребез  иҗатына багышланган иде.  Кичәдә  шагыйрәләр  Ә. Ситдикова, Э.Шәрифуллина, Л.Садриева,  Н.Сафиналар һәм башкаларның  шигырьләре яңгырады. Г.Зәйнәшева сүзләренә язылган  җырларны  апалар  белән  бергәләп    башкардык.  Кичә кунаклары  белән   иинтеллектуаль уеннар  уйналды. Кичәбезгә  ямь өстәп ,  бәйрәмнәр белән котлап кунагыбыз   Ә.Илшат  җырлар башкарды.  Соңыннан  шул ук исемдәге китап күргәзмәсенә  күзәтү ясалды.Кичәдә   катнашучыларга шагыйрә  Ә.Ситдикова  китаплары бүләк ителде.