Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

«Изге Ай» клубының чираттагы очрашуы.

25-февраль көнне   Әтәс  авыл  китапханәсе  китапханә  каршында  оешкан  «Изге  Ай»  клубының чираттагы  очрашуын  үткәрде. Очрашу   ислам  дине кабул ителүнең  1100 еллыгы  уңаеннан  һәм  27- февраль  Мигьраҗ кичәсе  итеп   билгеләнеп үтелде. Абыстайларыбыз   Мигьраҗ кичәсе турында  җентекләп  сөйләделәр.  Үзләренә бирелгән   сорауларга   җавап  бирделәр.  Китапханәче «Сөекле  пәйгамбәребез» дигән  китапка  күзәтү  ясап,  өзекләр  кычкырып  укыды,  дин  турындагы  башка  китапларга  да  күзәтү  ясады. Соңыннан   «Изге  Болгар» турында  видеоролик каралды.   каралды,  фикерләр  алышынды.