"Әфганстан-йөрәк ярам" дигән темада очрашу
14-февраль көнне Әтәс авыл китапханәсе яшьләр белән әфганчылар көненә карата "Әфганстан-йөрәк ярам" дигән темада очрашу үткәрде. Очрашуда әфган сугышы турында чыгыш тыңланды. Ә.Зәйнетдиновның "Тәмугтан репортаж" дигән китабына презентация күрсәтелде."Әфган кызалаклары" китабына күзәтү ясалды.Соңыннан фикерләр алышынды.