Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

"Ислам - хак динебез" дигән очрашу

2-февраль көнне Әтәс авыл китапханәсе Бикчәнтәй авылы күчмә пунктында "Ислам - хак динебез" дигән очрашу үткәрде. Очрашуда китапханәче ислам тарихы турында сөйләде,дини китапларга күзәтү ясады. Бикчәнтәй авылы абыстае вәгазьләр сөйләде,сорауларга җавап бирде. Катнашучыларның һәркайсы догалар укыдылар. Соңыннан әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте.