Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган китап күргәзмәләре
Әтәс авыл китапханәсе 14-февраль көнне Бикчәнтәй авылында күчмә китапханәдә китап укучылары белән очрашу үткәрде. Күчмә китапханәдә китап укучыларны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган китап күргәзмәләре белән таныштырды. Авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Гомәр Хадимөхәммәтов турында «Якташларыбыз- Советлар Союзы Геройлары» дигән альбомга күзәтү үткәрелде. Авылдашларыбызның хатирәләре яңартылды.