ТАССРның 100 еллыгы
13-гыйнвар көнне Әтәс авыл китапханәсе балалар өчен ачык ишекләр көне үткәрде.Китапханәче балаларны 2020-елда булачак мөһим вакыйгалар - ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Үс , чәчәк ат Татарстан» һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Бөек Җиңүгә 75 ел» дигән китап күргәзмәләре белән таныштырды. Балалар соңыннан китапханәгә китап укучы булып язылдылар, һәм күңелләренә ошаган китаплар алдылар.