Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

«Үс , чәчәк ат Татарстан»

13-гыйнвар  көнне  Әтәс  авыл  китапханәсе   балалар  өчен   ачык  ишекләр  көне  үткәрде.Китапханәче   балаларны   2020-елда  булачак  мөһим  вакыйгалар -   ТАССРның   100 еллыгына    багышланган   «Үс  ,  чәчәк  ат  Татарстан»   һәм  Бөек  Җиңүнең  75  еллыгына  багышланган «Бөек Җиңүгә  75  ел»  дигән    китап  күргәзмәләре  белән  таныштырды.    Балалар  соңыннан   китапханәгә  китап  укучы   булып  язылдылар,   һәм   күңелләренә  ошаган  китаплар  алдылар.