Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

"Җырдан тәкыяләр үрәм"

26-июль  көнне  Әтәс  мәдәният  йортында   якташыбыз,  Татарстанның   атказанган  сәнгать  эшлеклесе   композитор    Азат   Хөсәеновның   иҗат  кичәсе  үткәрелде.Кичәдә     авыл  үзешчәннәре  башкаруында   композиторның  җырлары  яңгырады.  Китапханәче  Грипова  М   кичә  барышында   автор  белән  әңгәмәләр   корды,   "Җырдан  тәкыяләр  үрәм"  дигән  китап  күргәзмәсенә  күзәтү  ясалды.   Якташыбыз  иҗатын  якын  итүчеләр   теләгән  сорауларына   җаваплар  алдылар.     Кичә  автор  һәм  тамашачылар  башкаруында  "Сылукай"  җырын  башкарып   төгәлләнде.