Чуракаевская сельская библиотека - филиал № 39

"Буразнада үткән балачак"

2 март көнне Чуракай авыл китапханәсе тарафыннан "Буразнада үткән балачак" исемле исемле очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәбез кунагы 91 яшьлек Флүн абый Хайдаров сугыш чорына туры килгән авыр балачак еллары турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Мәктәп укучылары тыл батырына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Сугыш турында шигырьләр сөйләделәр.