Чуракаевская сельская библиотека - филиал № 39

сугыш ветераны Суфиев Әхәт абый

Чуракай авыл китапханәсе тарафыннан,2018 елда вафат булган сугыш ветераны Суфиев Әхәт абыйның тормыш иптәше, хезмәт ветераны Суфиева Сәвия белән очрашу кичәсе үткәрелде. Сәвия апаның йортында кунакта 1- 4 класс укучылары булдылар. Сәвия апа сугыш чорында тылдагы авыр хезмәт турында, тормыш иптәше сугыш ветераны Суфиев Әхәт абый турында балаларга тәфсилләп сөйләде. Балалар үз чиратында сугыш турында шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр.