Чуракаевская сельская библиотека - филиал № 39

"Китап алам кулыма "

Әгбәс авылы балалар бакчасында йөрүче нәниләр "Китап алам кулыма "дип исемләнгән әдәби сәяхәттә булдылар. Китапханәче -Рима апалары балаларны Г.Тукай шигырьләре, Р.Зәйдулланың "Сабантуй сөлгесе" китабы, В.Хәйруллинаның "Серле сәгать", Ф.Мөслимованың "Бүләк" ,һ.б.исемле китаплары белән таныштырды. "Табышмаклар" китабы буенча табышмаклар чиштеләр. Китапханәче апаларына санап күрсәттеләр, матур итеп белгән шигырьләрен дә сөйләделәр. Г.Тукайның "И туган тел, и матур тел" шигырен уку белән башланган бу сәяхәт нәниләргә бик ошады.