Чалманаратовская сельская библиотека - филиал № 37

"Әкиятләрен сөйләп, тыңлап телләребез ачыла"

26 апрельдә Чалманарат китапханәсендә  балалар өчен "Әкиятләрен сөйләп, тыңлап телләребез ачыла" исемле Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган шигрият көне уздырылды.  Шагыйрьнең шигырьләре, җырлары башкарылды. Урманнан кунакка килгән Шүрәленең табышмакларына җаваплар эзләнде. Г.Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшләде.