"Космонавтика көне"
12 апрель космонавтика көне унаеннан Чалманарат китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен әдәби чара узды. Балалар виртуаль рәвештә чит планетага -Айга сәяхәт кылдылар. Анда чит планета вәкиле белән очраштылар.Төрле уеннар, кызыклы сораулар, табышмак- викториналар аша үзләренең белемнәрен тикшерделәр.