Усинская сельская библиотека - филиал № 36

“Батырлык дәресе”

Усы авыл китапханәсе  балалар белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Батырлык дәресе” үткәрде,  анда 3нче сыйныф укучылары чакырылды. Чарада “Сугыш чоры балалары” презентациясе  күрсәтелде.  Яу кырларында һәлак булган авылдашлар исемлеге белән таныштылар.Хәрби-патриотик  почмакка  күзәтү ясалды. Советлар Союзы Геройлары турында чыгышлар тыңланды.