Уразаевская сельская библиотека - филиал № 35

“Яшьлегемә кайтыр идем”

8 октябрь көнне  Уразай авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Яшьлегемә кайтыр идем” исеме астында әдәби кичә үтте. Кичә балаларның чыгышы белән башланып китте. Бәйрәм өлкәннәребезнең яшь чагында аулак өйләрдә уйнаган уеннары белән дәвам итте. Авылыбызның  шагыйрәләре Кадрия Саматова, Ахметова Рәмзия апаларның  яңа шигырләре кичәгә тагын да ямь өстәде.