Уразаевская сельская библиотека - филиал № 35

“Әбиемнең күңел сандыгы”

2022 ел – Рәсәйдә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны склау елы” дип игълан ителде. Бу уңайдан 20 сентябрь конне Уразай авыл китапханәсендә “Әбиемнең күңел сандыгы” исеме астында әдәби кичә үтте. Кичәдә Уразай балалар бакчасы нәниләре катнашты. “Һәр җәүһәрдә халкым тарихы” исеме астында китап күргәзмәсе төзеп куелды. Уразай авылының кул эше остасы Кадрия Вәсим кызының кул эшләре куелды.Үз куллары белән ясаган сандык һәм сандык эчендә ­  чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, алкалар, беләзекләр урын алды. Бу чара татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен  хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү максатыннан үткәрелде.