«Күңелдә пешкән, табадан төшкән”
1 август көнне Уразай авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Күңелдә пешкән, табадан төшкән” исеме астында әдәби кичә үткәрде.Табигать кочагында үткән бу кичәгә кунак итеп “Агыйдель дулкыннары» иҗат берләшмәсе членнары , Риза ага Ишморатның туганнары чакырылды. Әдәби кичә шигъри тәлгәшләр,җыр-бию,төрле уеннар белән үрелеп барды.Бәйрәм азагында килгән кунаклар балык шулпасыннан,мәтрүшкәле чәйдән авыз иттеләр.