Уразаевская сельская библиотека - филиал № 35

Туган телем-бөек анам теле

21 февраль – Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан 21 февраль көнне Уразай авыл китапханәсендә “Туган телем-бөек анам теле” исеме астында Уразай балалар бакчасы нәниләре белән кичә үтте. Кичә барышында балалар туган телдә шигырьләр, әкиятләр тыңладылар, кызыклы уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап эзләделәр, тизәйткечләр әйттеләр.

Кичә Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.