Улимановская сельская библиотека - филиал № 34

“Өлкәннәрдә акыл сабырлыгы...”

Олыимән авыл китапханәсендә октябрь аенда өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан “Өлкәннәрдә акыл сабырлыгы...”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. 4 октябрь көнне Киров мәдәният йорты хезмәткәрләре, авылыбыз өлкәннәре катнашында  әдәби – музыкаль кичә, чәй табыны һәм  кул эшләре күргәзмәсе оештырды.