“Тукай турында замандашлары һәм каләмдәшләре”
Олыимән авыл китапханәсендә 25 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көнгә багышланган “Тукай турында замандашлары һәм каләмдәшләре” – дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китап укучыларыбыз “Безнең күңелләрдә син, Тукай” – дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, шигырь бәйгесендә катнаштылар һәм сәхнәләштерелгән әкият карадылар