“Батырлыкка һәм хәтергә – 30 ел”
Олыимән авыл китапханәсендә укучылар 14 февраль көнне “Батырлыкка һәм хәтергә – 30 ел” дип исемләнгән, районыбыз тарихында да тирән яралар калдырган гаделсез Әфган сугышы хатирәләре белән таныштылар. “Солдат – һәрвакыт солдат” – китап күргәзмәсе һәм районыбыз әфганчылары турында презентация белән танышканда һәркем тагын бер кат тетрәнү кичерде.