“Сүзлекләр илендә”
22 нче ноябрьдә – Рәсәйдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан әлеге көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сүзлекләр илендә” исемле мәгълүмати сәгать үткәрелде. Максат: балаларны китапханәдә булган белешмә- библиографик аппаратның бер өлеше белән таныштыру, аларны куллана өйрәтү. “Барсын да белүче китаплар”-күргәзмәлеге төзелеп, күзәтү ясалды.