Россия көне
12 июньдә – күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Россия көне билгеләп үтелә. Әлеге дата РСФСР халык депутатларының I cъезды белән бәйле. Съезд 1990 елда үткәрелә һәм дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итә. Яңа конституция, яңа дәүләт символлары һәм Россия Федерациясе- яңа исеме кабул ителә. Шушы көндә без дә читтә калмадык “Россия флагы” акциясенә кушылдык.