“Бәхетле балачак”
1 июнь көнне Теләкәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Бәхетле балачак”- балалар сабантуе уздырылды. “Балачагым- гүзәл мизгелем”- китап кәргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Китапханәче әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, төрледән- төрле күңелле, кызыклы уеннар уйналды. Мәйдан балаларның шат авазларына күмелде.