“Карга боткасы”
1 май Сабантуй майданында авылыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Карга боткасы” бәйрәме уздырылды. Әлеге чара халкыбызның борын- борыннан үткәрелеп килүче гореф- гадәтләренең берсе булып тора, фольклорга нигезләнә. Китапханәче әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, төрледән- төрле кызыклы уеннар уйнатылды, ахырдан “дуслык” боткасыннан авыз ителде. Бәйрәмнең максаты гореф- гадәтләрне саклау, киләсе буынга тапшыру.