Тлякеевская сельская библиотека - филиал № 33

“Чиксез галәм серләре”

12 нче апрельдә Теләкәй авыл китапханәсендә  Космонавтика көненә багышланган “Чиксез галәм серләре”- дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үздырылды. Максат: укучыларның галәм турындагы күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләү дәрәҗәсен , хәтерләрен үстерү.

Чара китапханәченең чыгышы белән башланып китте.Ул әлеге көннең билгеләнү тарихы, беренче космонавт хакында сөйләде. Аннан “Космовикторина” , “Дөрес җавапны тап” конкурслары оештырылды.

“Серле галәм” китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү ясалды.