Тлякеевская сельская библиотека - филиал № 33

“Күңелле каникуллар”

5 апрель көнне Теләкәй авыл китапханәсендә Халыкара кошлар һәм Халыкара балалар китабы көненә багышланган чара уткәрелде.

1 нче өлеш- “Кошлар- табигать сакчылары”

2 өлеш- “Китап иле- серле дөнья” –дип исемләнде.

Укучылар әлеге бәйрәмнең үткәрелү тарихы белән таныштырылды, кроссвордлар чишелде, “Мәкальне дәвам ит” уены уйналды .

“Кошкайлар- безнең якын дускайлар”, “Балачагым гүзәл мизгел”- китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды. Балалар өчен бастырылган махсус яңа басмалар “Татарстан варислары” сериясеннән яңа китаплар укырга тәкъдим ителде.