Тлякеевская сельская библиотека - филиал № 33

“Җан, акыл, гыйлем”

Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми кабул ителүгә 1100 ел. Шушы уңайдан 11 март көнне Теләкәй мәдәният йортында районның мөслимәләр берлеге идеясы белән “Җан, акыл, гыйлем”- дип исемләнгән дини- мәдәни чара үткәрелде. “Ислам нуры”, “Күңел кыйбласы” күргәзмәләрендә урнаштырылган китапларга күзәтү ясалды. Бизәлешкә аерым игътибар бирелде, “Миллилек үзебездән башлана”-стенд, “Милли киемнәр”, “Халкыбызның күңел бизәкләре”, “Һөнәр- кулдагы алтын беләзек” –дигән күргәзмәлекләр урнаштырылды.