Тлякеевская сельская библиотека - филиал № 33

“ Китап яши торган йорт”

2 февраль көнне Теләкәй авылы китапханәсендә җирлегебезнең “Дуслык” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез экскурсиядә булдылар. Чарабыз “ Китап яши торган йорт”- дип исемләнде. Максатыбыз: нәниләребезне китапханә белән якыннанрак таныштыру, китап укуга мәхәббәт тәрбияләү, аларны саклап тоту кагыйдаләре күнекмәләрен өйрәтү. Балалар өчен нәшер ителүче  газета, журналларны барлап, төзелешләрен, эчтәлекләрен күзәтеп, булган биремнәрне чишеп карауга кызыксыну уяту.