Татарско-Суксинская сельская  библиотека - филиал № 31

"Хуш киләсез, кошкайлар Безнең нәни дускайлар!"

6 апрель көнне китапханәгә нәни дусларым килде. Аларның ишектән кергәндә үк ачык йөз белән матур итеп исәнләшүләре, салган киемнәрен тәртип белән генә куеп,тыныч кына түргә үтүләре,үзләрен тәртипле тотулары-болар барысы да әти-әниләренең тәрбиясе, балалар бакчасында эшләүче тәрбияче апаларының тырыш хезмәте.

 Без нәни дусларыбыз белән яз аенда табигатьтә булган үзгәрешләрне барлап, җылы яктан кайтучы кошларны ничек каршылаулары белән таныштык. Кошлар турында язылган шигырьләр укыдык, җырлар җырладык. "Кызыл китап" ка кергән кошларның рәсемнәрен карадык. Аннан бергәләп, кошларны күз алдына китереп, рәсем буядык. Очрашуыбыз бик күңелле һәм файдалы үтте. "Апа,без тагын киләбез" дип рәхмәтләрен әйтеп, нәни дусларым авылыбызда урнашкан "Ромашка" балалар бакчасына юл тоттылар.