Татарско-Суксинская сельская  библиотека - филиал № 31

"Дөнья яме-хатын-кызларда"

2 март көнне авылыбыз китапханәсендә 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Дөнья яме - хатын - кызларда" исемле бәйрәм кичәсе үткәрдек. Гүзәл затларыбызны тәбрикләргә,авылыбыз мәктәбе укучылары һәм укытучы апалары да керделәр. Үзләренең күңел түреннән чыккан изге теләкләрен теләп, шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр.Хатын - кызларыбыз ике командага бүленеп төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бәйрәм җыр - шигырь, викторина сорауларына җавап табу, әдәби әсәрләрдәге, әкиятләрдәге геройларны тану,үзара бүләк бирешү,чәй өстәле белән дәвам итте. Авыл башлыгы Гүзәлия Хамматуллина барлык хатын - кызларны бәйрәм белән котлады. Бүгенге очрашуыбыз бик күңелле һәм файдалы үтте.