Татарско-Суксинская сельская  библиотека - филиал № 31

"Синең батырлыгың гасырларда онытылмас"

Мин яшәргә телим бирер өчен

Илгә соңгы йөрәк тибешен.

Үлгәндә дә әйтә алсам иде

Үлдем,диеп,туган ил өчен!

Җәлил,чыннан да,үз иле өчен яшәгән,иле өчен җанын да кызганмаган шәхес. Аның бу батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Бүген, 15 февраль көнне Муса Җәлилнең туган көнен искә алып, укучылар, укытучылар белән " Синең батырлыгың гасырларда онытылмас" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрдек. Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышып, иҗатын өйрәндек, шигырьләрен кычкырып укыдык, яттан сөйләдек. Җәлилнең тормышы, иҗаты җырга тиң.Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре, исеме дә үлемсез.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә 

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.           

                        М.Җәлил.