"Күңелле чаклар"
3 февраль көнне,Карт авылы мәдәният йортында "Күңелле чаклар" дип исемләнгән әдәби, музыкаль чара үткәрдек. Очрашуга үзебезнең авыл мәктәбен тәмамлап, төрле уку йортларында укучы студентлар чакырылган иде.Очрашуыбыз төрле кызыклы чаралар,җыр-бию белән үрелеп барды. Олы яштәге апаларыбыз да яшьлекләренә кайтып килде. Тагын шундый күңелле очрашулар булуын теләп, китапханәдән алып барылган китаплар белән кайтып киттеләр.