Татарско-Суксинская сельская  библиотека - филиал № 31

"Сез иң гүзәл кеше икәнсез"

2023 ел-Россиядә "Укытучылар һәм остазлар" елы дип билгеләнде. Шул уңайдан без китапханәдә, 2 февраль көнне "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" дигән темада авылыбыз укытучылары белән очрашу оештырдык. Очрашуга " Җылы куллар" төркеменә йөрүче, лаеклы ялда булсалар да,һәрдаим ярдәмгә килүче,гүзәллекләре тышкы кыяфәтләрендә генә түгел, эчтән дә бөркелеп торучы, изге күңелле апаларыбыз-укытучыларыбыз килде.

 Очрашуда бераз тарихка тукталдык, бик күп сорауларга җавап таптык, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан музыкаль сәламнәр дә тапшырылды. Татар халкының яраткан шагыйре, Фәнис Яруллинны искә алып (85 яшь),укытучыларга зур хөрмәт белән язылган "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җыры белән тәмамладык. Очрашуыбыз бик күңелле һәм файдалы үтте.