Татарско-Суксинская сельская  библиотека - филиал № 31

"Бер күрешү-үзе бер гомер"

Иң күңелле, истә кала торган чор - студент булган вакытлар. Январь аенда бар җирдә дә студентлар көнен дә билгеләп үтәләр. 28 гыйнварь көнне  авылыбыз мәктәбен тәмамлап чыккан, төрле уку йортларында белем алган студентлар белән"Бер күрешү үзе бер гомер" дип аталган очрашу үткәрдек. Алар белән якыннан танышып, төрле викторина сорауларына җавап бирдек.Очрашуыбыз җыр,бию, төрле уеннар белән дәвам итте.