"Мөнәҗәтләр һәм бәетләр- рухи мирасыбыз "
2023 ел-Татарстанда "Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" дип билгеләнде. Шул уңайдан,26 гыйнварь көнне авылыбыз китапханәсендә ак яулыклы апаларыбыз белән "Мөнәҗәтләр һәм бәетләр- рухи мирасыбыз" дип аталган кичә үткәрдек. Кичәбезне мөнәҗәтләр әйтеп, бәетләр укып, куп кенә сорауларга җавап табып, бик файдалы итеп үткәрдек.