Татарско-Суксинская сельская  библиотека - филиал № 31

"Авылыбыз җәүһәрләре"

Җирлегебез талантлы шагыйрь-шагыйрәләргә, язучыларга бик бай. Алар арасында шактый гына "багаж"лысы да, яңарак кына каләм тибрәтучеләр дә бар. Республика, район газета-журналлары, язучыларның чыгарган китаплары аша, без аларның иҗатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша узебезгә рухи көч алабыз. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, без "Зифа" шифаханәсендә дәваланучылар белән очрашу үткәрдек. Очрашуга,авылыбызда яшәп иҗат итуче шагыйрә , РСФСР ның халык казанышлары отличнигы Язилә апа Галлямова; Татарстан язучылар берлеге әгьзасы,шагыйрь Роберт абый Сәлахиев; Татарстан язучылар берлеге әгьзасы, юморист, язучы, шагыйрь Фәнәвис абый Дәүләтбаев чакырылды. Җәүхәрләребезнең иҗатлары белән танышып, шигырьлэрен укыдык, җырларын җырладык. Очрашу бик куңелле хәм файдалы үтте.