Татарско-Суксинская сельская  библиотека - филиал № 31

"Җирлегебез көзгесе"

21 октябрь көнне авылыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрь, юморист, язучы, күпләгән җырлар авторы, Татарстан язучылар берлеге әгьзасы Фәнәвис абый Дәүләтбаев белән очраштык. Очрашуда укытучылар Илсөяр Хуҗина һәм Дәйсәнә апа Салихова,төрле сыйныф укучылары катнашты. Шагыйрь Фәнәвис абый Дәүләтбаевның иҗаты белән танышып, шигырьләрен укыдык, шигырьләренә салынган көйләрне тыңладык. Бик куп сорауларга җавап таптык. Очрашуыбыз бик куңелле һәм файдалы үтте.