Татарско-Суксинская сельская  библиотека - филиал № 31

"Яулыгым- йөз аклыгым "

Хатын-кызларыбызның милли баш киеме булган шәл - яулыкка багышланган бәйрәм кичәсен аеруча бер наз белән шулай атадык.
    Шәл- яулыклар....Гади генә сузләр булса да, нинди генә тарихи вакыйгалар, кемнәрнең генә язмышлары турында сөйләмиләр алар.
    Авылыбыз китапханәсендә, ак яулыклы әбиләр, апалар белән җылы очрашу уткәрдек. Яулыкларның тарихы белән таныштык, аларның ислам динендә тоткан урынын, башка матур итеп бәйләу урнәкләрен карап уттек. Ак әбиләребезнең куңел туреннән чыккан мөнәҗәтләрен тыңладык.Яулыкка багышлап язылган шигырьләр укып, куп хатирәләрне яңарттык.Очрашуыбыз бик куңелле хәм файдалы утте.